
Адгам
Миндулович
ПОДЕЛИТЬСЯ СТРАНИЦЕЙ
История солдата
Байканов Адгам Миндулович 24.04.1902-декабрь 1943 Сталинград
Байканов Әдгәм Миңдулла улы 1902 нче елның апрелендә Казахстанның Бишкарагай районы Башкүл авылында дөньяга килә.
1930 нчы елның башларында “Красный Октябрь” колхозында агроном булып эшли, ә инде 1934-1935 нче елларда кладовщик вазифасын үти. 1937-1938 нче елларда беренче тапкыр оештырылган атлар фермасында мөдир булып эшли. 1939-1940 нчы елларда Башкүл авыл советенда председатель булып эшли. 1942нче елның гыйнварында фронтка җибәрелә. 1943 нче елның декабрендә хәбәрсез югала.
“Байканов Әдгәм Миңдулла улы 8 СД 310 СП, пп 1703 составында сугышкан. 1943нче елның декабрендә хәбәрсез югала”.
Хәтер китабы,1996 ел, Алма-Ата.
1929 нче елда дөньяга килгән улы Байканов Маруатҗан Семипалатинск шәһәрендәге пединститутны тәмамлап, сигезьеллык Башкүл мәктәбендә укытучы булып эшли.
1933 нче елда дөньяга килгән кызы Насырова Ләмига Семипалатинск шәһәрендәге педучилищене тәмамлап, сигезьеллык Башкүл мәктәбендә укытучы булып эшли.
Энесе Байканов Әхтәм 1913 нче елда Башкүл авылында дөньяга килә. Кызыл армия рәтләрендә хезмәт иткәннән соң, 1935-1936нче елларда ул Семипалатинск шәһәрендә яши һәм УСКВД әгъзаларында хезмәт итә. 1943 нче елның гыйнварында фронтка җибәрелә. 1943 нче елның 6 октябрендә хәбәрсез югала.